Халкыбызда «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән гыйбрәтле мәкаль бар. Халкыбыз борын-борыннан тарихын, мәшһүр шәхесләрен барлап яшәгән. Хәтта гаиләдә җиде буынны белү тәгъдим ителгән. Бу аңлашыла да, адәм баласы туып бераз үсә төшкәч, аң кергәч, уйлана башлый: кем мин, минем бабаларым, бабаларымның балалары кемнәр булган? Мин туган авыл кайчан барлыкка килгән?
Иске Шәйморза авылы тарихына багышланган «Шәйморза» китабы бүгенге яшьләргә дә, өлкәннәргә дә күпмедер дәрәҗәдә шул сорауга җавап бирә.
Иске Шәйморза –бай тарихлы авыл. Анда гомер-гомергә уңган, үтә дә тырыш, иманлы кешеләр яшәгән һәм яши. Авылның тарихы республикабыз галимнәрен, археологларын да кызыксындырды, Иске Шәйморза авылы тарихы, анда яшәүчеләрнең фидакарь хезмәтләре, атаклы шәхесләре турында шактый мәкаләләр матбугатта да дөнья күрде,- дип яза «Шәйморза» (Иске Шәйморза авылы тарихи сәхифәләрдә) дип исемләнгән китапның авторы Гыймадиев Минзаһит.
Иске Шәйморза гомуми белем бирү мәктәбе 4 апрель - китап атналыгының бер көне « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән исемдәге чара белән билгеләп үтте. Бу көнне Иске Шәйморза тарихы буенча соавторлыгында зур күләмле " Шәйморза" китабының авторы Минзаһит Миргасим улы Гыймадиев белән очрашу булды. Әлеге очрашуга муниципаль җирле үзидарә башлыгы Бикчуров И.С., элеккеге мәктәп директоры Жәббаров И.Н., « Җир һәм кешеләр» музееның директоры, укытучылар һәм 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Безнең «кечкенә ватаныбыз» булган Иске Шәйморзаның хәзерге буын халкы күңелендә авылыбызга карата ифрат дәрәжәдә тирән ихтирам яши. Авылыбыз тарихы –бүгенге буыннарның тамыры ул. Әйтелгән бит: «Үткәннәрне белмичә, киләчәкне төзеп булмый. Җәмгыятебез яңа тарихи үсеш кичергәндә, узган буыннарның башыннан үткән вакыйгаларны тирәнрәк итеп күзаллау халкыбызга, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга, файдалы булыр дип уйлыйм, –ди, үзенең чыгышында М.Гыймадиев.
Минзаһит Миргазыйм улы Гыймадиев Татарстан республикасы Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында туган. Иске Шәйморза унберьеллык мәктәбен тәмамлаган. Хәзергесе көндэ лаеклы ялда. Әмма ял итеп кенә утырмый, мәктәптә укыганда ук күнеленә якын булган туган якның тарихын өйрәнү эшенә керешә.Ульяновск, Мәскәу, Казан архивларында була, башка архивлар һәм Иске Шәйморза музее белән тыгыз элемтәдә тора. Нәтиҗәдә район газетасы «Туган як» та кызыклы, эчтәлекле мәкаләләре басылып чыга. Авылыбыз турында мәкаләләр шактый күп язылса да, тарихи китап «Шәйморза» матбугатта беренче мәртәбә 2009 елда гына дөнья күргән. «Шәйморза китабы дөнья күргәннән соң, шушы китапка өстәмә итеп, «Үткәннәр эзеннән» дип исемләнгән өр яңа китабы бастырыла. Бу китапта 1552 елда рус гаскәрләренең Казан походы дигән бүлектә, рус гаскәрләренең бу походта хәзерге Чүпрәле җирлегегеннән үткәнлеге турынды язылган. Тарихтан билгеле булганча, 1552 елгы походта руслар, Казанны алганчы. Башта Тау ягын үзләренә буйсындыру максаты белән ханлыкны көньяктан урап киләләр. Рус гаскәрләре Казан юнәлешендә хәрәкәт итеп, 7 августта, хәзерге Чәке авылы тирәсендә аккан Зур Якла елгасын сул якта, Чынлы елгасын уң якта калдырып хәрәкәт итәләр. 8 августта Кече Чынлы елгасы янында гаскәрләренең 17 нче тукталышы була. Чынлы елгасын чыккач, русслар элеккеге Казан юлы белэн хәзерге Яна Шәйморза, Иске Тинчәле, Иске Суыксу авыллары җирләреннән үтеп, 18 нче тукталышны хәзерге Карлы авылы тирәсендә ясаулары турында язылган.
Шаим морза шәхесе, Якелди (мостафа) нәселе, Сираҗетдин Бәхтиев нәселе, Бархиевлар нәселе , репрессиягә эләккән башка шәхесләр турында бик күп мәгълүмәтләр бирелгән. Данлыклы авылдашларыбыз дигән бүлектә җаваплы чор кешесе Азизов Миргалифан Җамали улы турында, Әбдриев Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы турында яза. Күрше авыллар тарихыннан дип исемләнгән бүлектә. Кече Шәйморза , Иске Тинчәле, Яңа Шәйморза авыллары турында да бик күп мәгълүматлар бар.
Сезгә тәкъдим ителгән яңа китабым тарихыбызның элек яктыртылып бетмәгән өлешләрен ачыклый. Тарихыбыз күп очракларда илебезнең танылган кешеләренә барып тоташа. Үзебезнең авылдан да хөрмәткә лаек кешеләр күп. Шәйморзада андый кешеләр бар һәм киләчәктә дә булыр. Болар турында җәмәгатьчелек хәбардар булырга тиеш, -ди ул.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киңрәк җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде, -дип тәмамлады үзенең чыгышын Минзаһит Миргазыйм улы Гыймадиев.
Авылыбызның искиткеч бай тарихын, Шәйморза җирлегендә туган, мәктәбендә белем алган, туган авылында гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә эшләп шөһрәт казанган, данлыклы, мактаулы исемнәргә, орден - медальләргә лаек булган кешеләр язмышы турында истәлекләр туплаган “ Үткәннәр эзеннән” дигән өр – яңа китабын килгән кунакларга, шулай ук мәктәп китапханәсенә бүләк итеп калдырды.
Туган якның тарихын белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.
Әлфия Әхмәтҗанова, Иске Шәйморза урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
Кадастровый учет: нововведения на уровне приема документов.
Правообладатели объектов недвижимости теперь сами должны подавать заявления о постановке таковых на кадастровый учет. Если раньше за них, это мог сделать кадастровый инженер, то с начала года обратиться в орган регистрации самостоятельно он вправе лишь при подаче заявления на кадастровый учет и регистрацию прав земельного участка, который будет выставлен на аукцион. И все – таки у собственников есть несколько вариантов. Они могут прийти в пункт приема, либо подать заявления в электронном виде. Но в последнем случае необходимо иметь электронно-цифровую подпись. Есть и еще одна возможность. Опять таки –доверить эту обязанность кадастровому инженеру. Но доверенность должна быть заверена у нотариуса.
При приеме документов на кадастровый учет, регистрацию прав, обратившемуся настоятельно рекомендуют оставить адрес электронной почты. Таковы современные правила. И лучше их не игнорировать. Тогда заявитель всегда будет в курсе событий . На электронную почту достаточно оперативно поступит информация, например об отказе в кадастровом учете или его приостановке. Не теряя времени, можно будет решить, как исправить ситуацию.
Для органов госвласти и местного самоуправления тоже есть новость. Теперь подать заявления о постановке на кадастровый учет домов и зданий на основании разрешения на ввод объектов в эксплуатацию, можно через портал Росреестра. Однако, пока это касается файлов, которые не превышают 10 МГ. В других случаях, включая учет изменений объекта на основании разрешения на ввод и предоставления дополнительных документов, можно воспользоваться электронным правительством Республики Татарстан.
Без, хәзерге буын кешеләре, илебезгә тыныч тормыш бүләк иткән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм хезмәт батырларын һәрвакыт истә тотабыз: мәктәпләрдә алар белән очрашулар оештыла, балалар хуҗалыкта ярдәм итәләр, алар истәлегенә төрле спорт чаралары үтә.
Шундый чараларның берсе 26нчы мартта Иске Шәйморза урта мәктәбендә оештырылды. Ул – Социалистик Хезмәт Герое Ә. Ш. Әбдриев истәлегенә үткәрелгән волейбол ярышлары. Ярышта Чүпрәленең спорт комитеты вәкиле Вилданов Руслан да катнашты. Барлыгы биш команда: “Чүпрәле –үзәк”, “Образование”, “Администрация”, “Шәйморза- авыл яшьләре” һәм “Шәйморза- укучылар” үзара көч сынашты.
Ярышлар тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Уенны ветеран физкультура укытучысы Нафин Н. А. Һәм Мушарапов Илдус кебек мәртәбәле судьялар бәяләде. Үзләренең волейболда осталыкларын раслап, “Шәйморза- авыл яшьләре” командасы беренчелекне яулады. 2 нче урынны - “Чүпрәле –үзәк”, 3 - “Образование”, 4- “Администрация”, 5 - “Шәйморза- укучылар” командалары алды.
Мондый дуслык ярышлары уенчылар һәм тамашачылар күңелендә якты хисләр калдыра, яшьләрдә спортка карата кызыксыну уята.
Зәлия Арсланова, КФУ Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 2 курс студенты
Сегодня, в субботу своё 90-летие отметила жительница села Чувашское Шаймурзино Дрожжановского района Любовь Филипповна Алексеева.
Любовь Алексеева из того поколения тружеников, на долю которого выпали тяжёлые военные годы, послевоенное восстановление разрушенного народного хозяйства. Её стаж насчитывает более тридцати лет. В Великую Отечественную войну и после она трудилась разнорабочей в колхозе . Вместе с мужем Василием воспитали троих детей, с младшим из них Анатолием и снохой Надеждой проживает в родном доме.
В юбилейный день рождения с поздравлениями к имениннице приехали заместитель главы района Алексей Сарафанов и глава сельского поселения Илхам Бикчуров.
В подарок юбилярша получила поздравительное письмо от Президента Российской Федерации и подарок от главы района.
Гулия Фаизова
03 марта 2017 года Генеральным прокурором Российской Федерации издано распоряжение №139/7р «Об организации проведения в органах прокуратуры Российской Федерации Всероссийского дня приема предпринимателей».
Распоряжением установлено, что днем Всероссийского приема предпринимателей является первый вторник каждого месяца начиная с апреля 2017 года.
Во исполнение вышеупомянутого Распоряжения прокуратурой Дрожжановского района Всероссийский прием предпринимателей будет осуществляться начиная с 04 апреля 2017 год в рабочее время в здании прокуратуры Дрожжановского района по адресу: село Старое Дрожжаное, улица С. Нафиева, дом 20.
Фольклорная группа Сомбелэ Старошаймурзинского СДК им. Г.Рахимкулова, подтвердила звание Народный перед республиканской комиссией. От души поздравляем и желаем больших творческих успехов. МОЛОДЦЫ!!!
11 марта 2017 года в Старошаймурзинском СДК имени Габдуллы Рахимкулова прошел творческий отчет 2017-созвездие народных талантов. В программе выступлений было 35 номеров, зрительный зал был полностью заполнен жителями села и гостями. Выступления очень понравились зрителям, которые неустанно аплодировали и подпевали участникам художественной самодеятельности. В завершении мероприятия, все вместе спели песню Шэйморза.
На территории Старошаймурзинского сельского поселения прошло народное гулянье- " Масленица". В программе были: открытие праздника, танцы, катания на лошади, спортивные игры, музыкальные номера, сжигание чучела. Праздник удался на славу, все жители веселились от души и проводили зиму, а весне дорога, ждём!
В связи с празднованием Дня защитника Отечества 22 февраля 2017 года с 10.00 до 14.00 часов Отделом ПФР в Дрожжановском районе РТ организовано «Горячая линия» для ветеранов, участников и инвалидов Великой Отечественной войны и ветеранов боевых действий, получающих выплаты в Пенсионном фонде по вопросам, относящимся к компетенции органов ПФР. Телефон горячий линии 2-31-33.
Начальник Отдела ПФР Ильмир Измайлов
В Татарстане запустили новый электронный сервис по распоряжению набором социальных услуг
Республика Татарстан стала пилотным регионом, гражданам которого открыт новый сервис по распоряжению набора социальных услуг (НСУ) в Личном кабинете гражданина на сайте Пенсионного фонда России. Сервис позволяет подавать электронное заявление о предоставлении набора услуг. Электронная услуга по распоряжению НСУ в настоящее время работает в опытном режиме.
«Государственная социальная помощь в виде набора услуг предоставляется всем получателям ежемесячной денежной выплаты (ЕДВ), к нам относятся отдельные категории граждан из числа ветеранов, инвалидов, включая детей-инвалидов, бывших несовершеннолетних узников фашизма, лиц, пострадавших в результате воздействия радиации, численность Федеральных льготников в Татарстане составляет более 300 тыс. человек», - отметил Управляющий Отделением Пенсионного фонда по Республике Татарстан Эдуард Вафин.
Набор социальных услуг предусматривает лечебные препараты, медицинские изделия, путевку на санаторно-курортное лечение, а также бесплатный проезд к месту лечения.
С запуском нового электронного сервиса в Личном кабинете гражданина Федеральные льготники, имеющие право на получение социальных услуг, но получающие его денежный эквивалент, могут изменить вариант предоставления НСУ раз в год, путем подачи электронного заявления до 1 октября, либо обратившись в территориальные управления и клиентские службы Пенсионного фонда или многофункциональные центры.
Электронное заявление о распоряжении НСУ стало первым сервисом Личного кабинета гражданина, открытым с начала года. В течение 2016 года количество сервисов кабинета существенно расширилось, в него были добавлены услуги по назначению ЕДВ и информированию о назначенных социальных выплатах, оформлению сертификата материнского капитала, распоряжению его средствами, а также услуги по переводу пенсионных накоплений и их назначению.
Горячая линия ПФР 8 800 302 2 302
Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27
Онлайн консультация в Telegram +7 (927)419-27-27
Интернет-сайты www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
telegram.me/opfr_rt
Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, 279-25-11, pressa.pfr@gmail.com