Волейбол ярышлары

26 марта 2017 г., воскресенье
Иске Шәйморза урта мәктәбендә волейбол ярышлары узды

Иске Шәйморза урта мәктәбендә волейбол ярышлары узды

Без, хәзерге буын кешеләре, илебезгә тыныч тормыш бүләк иткән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм хезмәт батырларын һәрвакыт истә тотабыз: мәктәпләрдә алар белән очрашулар оештыла, балалар хуҗалыкта ярдәм итәләр, алар истәлегенә төрле спорт чаралары үтә. 

Шундый чараларның берсе 26нчы мартта Иске Шәйморза урта мәктәбендә оештырылды. Ул – Социалистик Хезмәт Герое Ә. Ш. Әбдриев истәлегенә үткәрелгән волейбол ярышлары. Ярышта  Чүпрәленең спорт комитеты вәкиле Вилданов Руслан да катнашты. Барлыгы биш команда: “Чүпрәле –үзәк”, “Образование”, “Администрация”, “Шәйморза- авыл яшьләре”  һәм “Шәйморза- укучылар”  үзара көч сынашты.

Ярышлар тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Уенны ветеран физкультура укытучысы Нафин Н. А. Һәм Мушарапов Илдус кебек мәртәбәле судьялар бәяләде. Үзләренең волейболда осталыкларын раслап, “Шәйморза- авыл яшьләре” командасы беренчелекне яулады. 2 нче урынны - “Чүпрәле –үзәк”, 3 - “Образование”, 4- “Администрация”, 5 - “Шәйморза- укучылар” командалары алды.

 Мондый дуслык ярышлары уенчылар һәм тамашачылар күңелендә якты хисләр калдыра, яшьләрдә спортка карата кызыксыну уята.

 

 


Зәлия Арсланова, КФУ Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 2 курс студенты

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International