Официальный Татарстан
Раис РТ
Государственный Совет РТ
Правительство РТ
Госуслуги
Города и районы РТ
рус
Старошаймурзинское сельское поселение
рус
О ПОСЕЛЕНИИ
История поселения
Органы местного самоуправления
Депутаты Совета
Жизнь района
Муниципальная служба
Местный референдум
Противодействие коррупции
Бюджет поселения
Информация о содержании и о количестве муниципальных должностей и служащих
Предпринимательство
Государственные и муниципальные услуги
Муниципальный контроль
Услуги органов местного самоуправления
Правила землепользования и застройки
нотариальные действия
Реестр улиц
Отчет о деятельности
Защита населения памятки
информация для гостей и жителей
100 лет ТАССР
Административные регламенты
Анализ питьевой воды
«Аукционы и конкурс"
Изменения в Устав
реестр решений совета
У войны не женское лицо...
ДОКУМЕНТЫ
Документы, регламентирующие деятельность СП
Нормативно-правовые акты РФ и РТ
Проекты нормативно правовых актов СП
Документы СП
Постановления Главы и Исполнительного комитета до 2019 года
Постановления главы СП
Постановления Исполнительного комитета
ПРЕСС-СЛУЖБА
Официальные выступления
Пресс-реализы
Фоторепортажи
Видеорепортажи
Контакты
ОБРАЩЕНИЯ ГРАЖДАН
Законы и положения по обращениям граждан
Порядок и время приема граждан
Обзор обращений граждан
Часто задаваемые вопросы
ОБРАТНАЯ СВЯЗЬ
Контактная информация
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципальные образования в составе Дрожжановского муниципального района
Старошаймурзинское сельское поселение
ПРЕСС-СЛУЖБА
Официальные выступления
Официальные выступления
Хөрмәтле авылдашлар! Район, оешма житэкчелэре! 2023 нчы ел йомгаклары буенча отчёт җыелышына җыелдык Җыелышны башлау турында нинди фикерләр бар? Җыелыш эшен башларга тәкъдим итәм. Бу тәкъдим өчен тавыш бирүегезне сорыйм? Каршылар, тоткарланып калучылар - Юк. Тәгъдим кабул ителә. Иске Шэйморза авыл җирлегендэ гражданнар җыены ачык дип игълан ителә. Җыелыш эшендә катнашалар: Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары ЯРУХИН АЛЕКСЕЙ ЕГОРОВИЧ. Шулай ук район администрациясенең структур бүлекчәләре, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнаша. Җыелышның көн тәртибе: 1. Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгының отчеты. 2. Полициянең участок уполномоченные чыгышы. 3. Янгын сүндерү хезмәткәре чыгышы. 4. Агро-Вест хуҗалыгы директоры (Алимов Руслан Наилевич) чыгышы. 5. Төрле. Сорауларга җаваплар. Иптәшләр! Җыелыш беркетмәсен алып бару өчен безгә җыелыш секретарен сайларга кирәк. Җыелышнын секретаре итеп Иске Шәйморза авыл җирлеге башкарма комитет секретаре Җаббарова Гүзәл Хасиятулла кызын тәкъдим итәм. Кем риза? -каршылар, тоткарланып калучылар - ЮК. Тәгъдим кабул ителә. Секретарьга җыенга кадәр оештырылган иде, җыелыш барышында сорауларыгыз туса язмача бирә яки җыелыштан соң шәхсән мөрәҗәгать итә аласыз. Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карауга күчәбез : 1. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча сүзне Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Мөхитова Илһамия Дәүләтша кызына бирелә. 2. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча сүзне участок полиция хезмәткәре Халимов Асхат Ильдам улына бирелә. 3. Көн тәртибендәге 3 мәсьәлә буенча сүз Янгын сүндерү хезмәткәре бирелә. 4. Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча Хуҗалыкның 2022 елгы финанс-икътисадый эшчәнлегенә анализ һәм 2023 елга планнар турында сүз « Агро-Вест » хуҗалыгы җитәкчесе Алимов Руслан Наил улына бирелә. 5. Көн тәртибендәге 5 мәсьәлә буенча фикер алышуга күчәбез - сүз Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары ЯРУХИН АЛЕКСЕЙ ЕГОРОВИЧ ка җыелыш беркетмәсен алып бару эшенә керешүегезне сорыйм. Шулай ук бу җыенда сез район җитәкчелегенә, районның төрле оешма вәкилләренә үзегезне борчыган соруларыгызны җиткерә аласыз. Шәхси характердагы мәсьәләләр турында фикер алышу бирелә. Хөрмәтле авылдашлар! Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр каралды. Иске Шәйморза авыл җирлеге гражданнарының җыелышы ябык дип игълан ителә. Катнашканыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле _____________________! Хөрмәтле депутатлар, авылдашлар! Бүгенге очрашуның төп максаты - 2023 нчы елдагы авыл җирлеге советы һәм башкарма комитеты эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, сезне 2024 елга куелган бурычлар белән таныштыру. (Слайт1) Иске Шәймурза авыл җирлеге территориясе - 226 га, составына 3 торак пункт: Иске Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы, Кече Шәйморза авыллары керә, аларда барлыгы 559 шәхси хуҗалык бар, шуларның 174 е буш йортлар, 385 йортта даими рәвештә 815 кеше яши. 2024 елның 1 гыйнварына 1001 кеше теркәлгән. 2023 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда авыл халкы 10 кешегә кимеде. Отчет чорында 2 бала дөньяга килде, 17 авылдашыбыз вафат булды. Пропискага 9 кеше басты, 3 кеше төште. (Слайт2) Авылда яшәүче 815 кешенең 369е ир-атлар, 446 ы хатын- кызлар. Яшьләре буенча: мәктәпкәчә яшьтәге 16 бала, мәктәп яшендәге 45 бала, студентлар 15, төрле оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр 368 кеше, пенсионерлар 371, 13 тыл хезмәтчәннәре. Еладан ел халык саны азая, авыл халкы картая бара. Иске Шәйморза авыл җирлеге Советы эше Авыл җирлеге советы ел дәвамында үзенең эшен бюджет оешмаларының эшчәнлеген алып баруга, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, шушы җирлектә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын үтәүгә, авылны төзекләндерүгә, чисталыгын, иминлеген, эчке тәртипне саклауга һәм күп төрле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерде. Авыл җирлеге Советында 10 депутат эшли, отчет чорында авыл җирлеге Советы утырышы җыелып, анда 34 көн тәртибе каралды. Утырышларда совет эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, бюджет үтәлеше, бюджет кабул итү, дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгэн төрле законнарнарга, кагыйдәләргә өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү, һәм башка мәсьәләләр каралды. 518нче Федераль закон нигезендә күчемсез милекләрнең ияләрен ачыклау һәм теркәү буенча – 73 җир участогы, 25-капиталь төзелеш объекты,4 бинаның хокук ияләре, 34(дублирующие) кабатлаучы хужалыклар барлыгы ачыкланды, Бар эшчәнлеге официаль сайтта һәм “Вконтакте” челтәрендә урнаштырылып барыла. Кирәк булган мәгълүматны шуннан табып була. (Слайт3)Үткән 2023 елда авыл җирлеге тарафыннан торле инстанциялэргэ 56 төрле белешмә бирелде, нотариус эшчәнлегенә килгәндә 18 эш башкарылды. Авыл җирлеге башлыгының шәхси кабул итүендә 44 мөрәҗәгать, Башкарма комитет секретаре кабул итүдә 11 мөрәҗәгать һәм язмача 15 мөрәҗәгать каралды. Гражданнардан кергән үтенечләр күп төрле. Шулар арасында социаль яклау сорап, субсидия буенча сораулар, җир мәсьәләләре, РФ 518 ФЗаконы буенча җир участокларын рәсмиләштерү, салым бурычы, бәйсез, хуҗасыз этләргә чаралар күрү буенча мөрәҗәгать һ. б. мәсьәләләр һәм сорулар каралды. Башкарма комитет военкомат эшчәнлеген дә алып бара. Агымдагы елда барлыгы армиягә барырга яраклы 19 ир-егет исәптә тора, хәрби хезмәткә яраклы 179 кеше (50 яшькә кадәрле ир-атлар). Бүгенге көндә 5 сугышта катнашучы ветераннарыбызнын хатыны, 4 әфган һәм 8 Чечен республикасында хезмәт итеп кайтучылар. Өлешчә мобилизация белән киткән 4, контракт буенча хәрби хезмәткә киткән 5 егетләребез Украинада, махсус-хәрби операциядә илебезне саклыйлар. Бюджет үтәлеше. (Слайт6) Авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенең иң мөхим күрсәткече булып бюджетының үтәлеше тора. Җирлек бюджеты: нигездә физик затларның керемнәренә салым (НДФЛ), милек салымы, җир салымы, үзара салым җыю хисабына формалаша. 2023 елда җыелган салым һәм керемнәр 2 154 мен сум, планны 126% итеп үтәдек. Боларны экранда карап үтә аласыз(Слайт7). Кайбер кешеләрнең һәм оешмаларның түләнеп бетмәгән салымнары бар әле. Россия Федерациясе конституциясенең 57 статьясы буенча безнең бурыч, хөрмәтле авылдашлар билгеләнгән барлык салымнарны түләү! Иске Шәйморза авыл жирлегенең бюджеты 2023 ел башына 4 061 820 сум итеп каралган иде, үтәлеш 9 262 300сум тәшкил итте. Шуның 2 231 400 сумы дотация, 126 400 сумы субвенция, бюджетара трансфертлар- 4 334 073сум. Чыгымнарга килгәндә: Урам утларына 298 мен 586 сум, оешма утларына 139 мең 847 сум, оешмаларны җылыту очен 1 017 530 сум, 69 мең сум налог, ТКО чүпләр чыгаруга 35 мең 676 сум түләнелде. 2023 елда КАПИТАЛ КЕРТЕМНӘР(Слайт7) Узган ел авыл җирлегендә 45 млн. 420 мең 500сум капиталь кертемнәр үзләштерелгән. Эшләнелгән эшләрне слайттан карап үтә аласыз. (Слайт 8-12). Болар: - суүткәргеч челтәрләре төзелеше өчен республика бюджетынан- 16 млн.180 мен; - Чуваш Шәймурзасында электр линияләрен һәм баганаларны алыштыруга- 23 млн.400 мен. - Иске Шәйморза авыл җирлеге бинасын капиталь ремонтлауга-2 млн.829 мен сум. - Иске Шәйморза авылы, Комсомольская урамы, 2а адресы буенча урнашкан күпквартирлы йортның подъездын капиталь ремонтлауга- 483 мен; - ГТС ремонтларга- 100 мең сум, -130 мен сумга балалар мәйданчыгы сатып алынды. Иске Шәйморза авыл җирлеге буенча үзара салым 2 млн.157 мен сум булды. 2023 елда авыл җирлегенә грант ярдәме хисабына яңа ЛАДА-НИВА машинасы, МТЗ-82 тракторы –(2 151 мең 190сумга) бирделәр, 187 меңгә кар тертерү җайланмасы алынды. Республика Муниципаль берәмлекләр советы һәм район җитәкчелегенә, шәхсән район башлыгы- Марат Ринатовичка Гафаровка , авыл җирлегенә ярдәм итүләре өчен барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Үзара салым үтәлеше. (Слайт 13-15) 2022 елның нояберендә үзара салым буенча җыеннар үткәреп, 431 500 сум акча җыелды, җыелган акчага республика бюджетыннан 1 726 мен сум эстәлде. Шуның: -1 430 мен 703сумына ООО «Фламинго» оешмасы вак таш (щебень) сатып алып китереп бирергә смета ясалды һәм договор тезелде, һәм Иске Шәйморза авылында Комсомольская, Крупская, Пионерская, Калинина, Тукай, Татарстан, 22 партсъезд урамнарындагы юлларга, Чуваш Шаймурзасы авылында 15 лет Татарстана урамына барлыгы 719 тонна, 1250 метрга вак таш(шебень) җәелде. Чуваш һәм Кече Шәйморза авылларында зират коймасын тотарга, 137мен 900 сумлык договор (Шәхси эшмәкәр) ИП Марков белэн тезедек, Иске һәм Чуваш Шәйморзасы авылларында урам утларын ремонтлауга- 61 000 сум акча куелган иде, (305000 булып әйләнеп кайтты); ИП Кудрявцев белән 177 843 сумга договор тезеп, калган 134 489 сумга өстәмә договор белән( 69 тонна) вак таш кайтарып урамнарга 10 тонна эстәп чыктык. 250 мен сумга Чуаш Шәйморзасы зиратына инвентарь өчен йорт( бытовка) сатып алынды. Хочу сказать большое спасибо жителя ЧувШаймурзино, которые разобрали старый дом и установили новую бытовку. Шуның белән 2023 елга үзара салым буенча эшләр тәмамланды. Хөрмәтле аылдашлар! Агымдагы елда самообложение программасы буенча эшләп узарасалым акчасын Иске Шәйморза авылы буенча 500 сум, Кече Шэйморза авылы буенча 1000 сум Чуваш Шәйморзасы авылы буенча-1600 сум җыярга һәм җыелган акчаларны: - -Иске Шәйморза авылының Комсомольская, Крупская, Татарстан, Калинин, Новая, Куйбышева, СХТ, А.Ш. Абдреева, Победа, Космовский, XXII нче партсъезд урамнарына, Чуваш Шәйморза авылында: - Пушкин, Тельман, Калинин, Чкалов урамнарындагы юлга вак таш җәю; Иске Шәйморза авылында урам утларын ремонтлау; - Иске, Кече һәм Чуваш Шәйморзасы авылларының зират коймасын тотуга каралды. Яңа елдан соң үзара салым акчасын жыю башланды. Акчаны март ахырына кадәр җыеп тапшырырга кирәк. Бу безнең авылыбызны төзек, чиста тотуга керткән бер өлешебез һәм ул вакытында түләүгә бәйле. Төзеклекләндерү. (Слайт 16-18) Алга таба чыгышымда авылыбызны төзекләндерү мәсьәләләренә тукталам. Җирлегебездә төзекләндерү чаралары буенча традицион эшләр башкарылып бара. Ел әйләнәсендә төрле оешмалар белән ярдәмләшеп авыл жирлегендэ юл кырыйларындагы чуп үләннәрне чабу, баганаларны агарту, карт агачларны кисү, куак утырту кебек эшләр. Язын зиратларыбызны, паркларны чистарту буенча өмәләр оештырылды. Авыл урамнары кардан чистартылып тора. Урам баганаларында 218 яктырткыч яна, янмаган очракта, алмаштырырга тырышабыз. Чуваш Шәйморзасы авылында район электр челтәре белгечләре, “Опора плюс” подрядчы оешмасы хезмәткәрләре ярдәмендә электор баганалары, 7 трансформатор подстанциясе, 10 чакрым электр линияләре янарттылар. ”Сетевая компания” җәмгыяте җитәкчелеге быел да бу эшне Кече Шәйморза авылында дәвам итәргә исәпли. Бик зур рәхмәт аларга! 2023 елда 6 мен 40 метр су үткәргече тартылды,14 пожарный гидрант куелды, 82 йортка су кертелде. Барлыгы 243 хуҗалыкны үзәкләштерелгән су белән “Прогресс” җәмгыяте тәэмин итеп тора. Иске һәм Чуаш Шәйморзаларын бүлеп тора торган күпер ремонтланды. (Слайт 19) Җәен 87000 сумга үләт базының навесы алыштырылды, үз көчебез белән коймасын тергездек, тирә ягын, чистартып,чүп үләннәрен чабып тордык. Көнкүреш калдыкларын һәр шимбә көнне ООО “УК” ПЖКХ” оешмасыннан машина килеп алып китә. Аңлы рәвештэ чуп-чарны тиешсез урынга елгаларга, уй-сулыкларга ташламыйк әле, авылдашлар.Контейнер тула дияргә дә түгел, чыгарып куярга гына кирәк, акчасын барыбер түлисез. Хөрмәтле авылдашлар, авылда буш йортлар елдан ел күбәя бара, шул буш йортларнын арт бәрәнге җирен кем куллана, шул йорт алларын да чиста тотсалар иде. Һәр хуҗалык йорт яны территорияләрен сезонлы җыештырып, коймаларны алыштырып, буяп, үз турысын тэртиптэ тотуны авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре таләп итә. Тагын бер проблема булып этләрне бәйсез җәмәгать урыннарында йөртү тора. Бэйсез, хуҗасыз этлэр кубәеп авыл халкына, аларның мал туарларына куркыныч тудыра. Хуҗалары бар этләрне урамга чыгарып җибәрмик әле. (хуҗасызлары да җитәрлек).Анын өчен штрафлар каралган. Узган елның тагын бер шатлыклы яңалыгы. Архитектура һәм төзелеш министрлыгы игълан ителгән “Иң төзек авыл җирлеге” конкурсында 3 урынны алып,191мең сум күләмендә акчалата премиягә “Вездекос ТС1000” маркалы косилка алдык. Бу да авылыбызны төзекләндерү өчен зур ярдәм булыр диеп ошанабыз. Дини йола. Зиратларыбызның тырышы. Авыл җирлеге башкарма комитеты ветераннар Советы, дин әхеллэре белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Барлык дини йолалар да мәчет картлары тарафыннан башкарылып бара. Авылда азан, җомга намазлары укыла. Авыл җирлеге территориясендә 7 зират урнашкан. Иске, Кече, Чуваш Шэйморзасы авыллары зиратында өмәләр оешкан тестә үтә. Бу эшне оштыручыларга, үз техникалары белән зур ярдәм күрсәткән авылдашларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Кабер казу, мәетне озату, зиратны чистатру кебек изге эшләрдә киләчәктә дә актив булуыгызны сорарыйм. Елдагы кебек 1 май бәйрәмнәрендә Чуаш Шэйморзасы авылындагы татар зиратында, майнын 2 шимбәсе Иске Шәйморза авылы зиратында, майның сонгы шимбәсе Кече Шәйморза авылы зиратында (хрестян зиратларында халык олы бәйрәм алдыннан җыела) барыбызда, еракта яшәүче авылдашларда жыелып өмәләрдә катнашырга чакырам. Авыл җирлегенең социаль өлкәсе турында. Безнең авыл җирлегендә участок хастәхәнәсе,ФАП, аптека, мәдәният йорты,2 авыл клубы, музей,китапханә, урта мәктәп, балалар бакчасы, элемтә, Сберкасса полиция бүлекләре эшләп тора һәм халыккахезмәт күрсәтә. (социаль, мәдәни һәм көнкүреш объектларында 106 кеше эшли) Халык белән эшләүдә авыл җирлеге ветераннар Советы иҗтимагый оешмасы ярдәм күрсәтә. 2023 елның эшчәнлегенә нәтиҗә ясап ветераннар советы рәисе итеп Заббарова Фаридә Гыйматдин кызы билгеләнә. Элек Ветераннар Советын җитәкләгән-Шарафутдинов Радик Гаяз улы сәламәтлеге буенча үзен азат итүне сорады. Медицина(Слайд 19) Участок хастаханәбез 5 авылга хезмәт күрсәтә. биредә тәүлек буе дәваланучылар өчен 10 урын, көндезге бүлек өчен -4 урын каралган.Шулай ук, массаж, физлечение, процедуралар ясала, теш дәвалау кабинеты эшләп килә, өйләргә барып ярдәм күрсәтелә, инвалидларга ташламалы даруларны вакытында кайтарып торалар, Хастаханәдә 2 табиб һәм 16 кеше медперсонал, 4 кече персонал эшли. Кече Шәйморза фельдшер-акушерлык пунктында 0,5 ставкада 1 шәфкать туташы эшләп килә. Ел дәвамында -506 кешегә флюрография, 467 кешегә диспансеризация үткәрелгән, 529 авыру дәваланып чыккан. Зур Чынлы авылында яшәүче, крәстиян (фермер) хуҗалыгы башлыгы, эшмәкәр- Бикчуров Равиль Адиевич, Иске Шәйморза авылы участок хастаханәсенә телевизор, чәйнек, көнкүреш кирәк яраклар бүләк итте. Аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. ((Слайд 20)) Җирлектә халыкка, өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтү буенча 4 социаль хезмәткәр, 19 ярдәмгә мохтаҗ кешегә хезмәт күрсәтәләр. Алар үзләренә бирелгән эшне намус белән башкаралар. Өлкәннәребез аларның эшләреннән канәгать. Быел 1 октябрь –Олкэннэр коне унаеннан барлык авылда яшэуче пенсионерларга 5 кг он бирунен иганәчесе “Агро-Вест” хужалыгы булды. Һәр оешма, шул исәптән, без дә пенсиягә чыккан хезмәткәрләребезне өлкәннәр көне белән котладык. Җирлегебез халкы, төрле оешмалар, предпринимательләр,битараф булмаган авылдашлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм акциясендә һәрдаим катнашып килә. Үзләреннән мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәләр. Шушы “Ярдәм янәшә” акциядә катнашкан барча авылдашларыбызга, Алланың рәхмәте яусын, эшләгән изгелекләре үзләренә савап булып кайтсын!. Егетләребез туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуын, дөньяда, ниһаять, тынычлык урнашуын түземсезләнеп көтәбез. Мәгариф(Слайд 21-22) “Кояшкай” балалар бакчасында 13 бала тәрбияләнә, 6 хезмәткәр әти-әниләр белән уртак тел табып ел дәвамында төрле чараларда, конкурсларда катнашалар. Иске Шәйморза урта мәктәбендә 54 бала белем ала, шуларның 9 сы автобус белән башка аыллардан йөртелә. Барлыгы 32 хезмәткәр эшли, 24 се педагогик кадрлар. Коллектив балаларны укыту өчен уңай шартлар тудыра. Рус теле, профильле һәм база математикасы, Инглиз теле һәм информатика кебек фәннәрдән Бердәм дәүләт имтиханнары буенча уртача балл динамикасы район һәм республика күрсәткечләреннән югарырак. Сыйфатлы белем алу белән беррәттән, мәктәп укытучылар,укучылары конкурсларда, конференциялэрдэ, ижади эшлэрдэ, олимпиадаларда бик актив катнашып призлы урыннар яулыйлар. Бөтенроссия олимпиадасында 12 укучы җиңүчеләр һәм призерлы урыннар алдылар, 1 укучы татар теленнән соңгы этапта призер булды. Фатхуллина Милеуша Җәмил кызы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының зона этабында катнашты. Почта-элемтә Почта булегендә 5 хезмәткәр 3 авылга хезмәт курсәтә. Алар пенсияләр, субсидия, газета-журналлар тарата. Авыл халкы барлыгы 426 данә газета журналларга язылганнар, Шуларның 65 “Туган як”, 24- “Тыван ен” газетасы. Хезмәт хаклары бик әз булуга карамастан почтальоннар ялгыз әби - бабайларны кирәк ярак әйберләр белән дә тәэмин итеп торалар. Сберкасса бүлеге булу да авыл халкына акча салу, хезмәт хакы алу, налоглар, утка- газга, телефонга, штрафлар түләү өчен бик җайлы. 2023 елда авыл советы бинасына Акбар банк банкоматы куелды. Авыл жирлегендә барлыгы 169 йортка телефон кергән, 242 йорт интернет челтәренә тоташкан, 177 йорт ip телевидение белән куллана. Шулай ук авылда 2 иминият Росгосстрах агенты уз эшлэрен җиренэ җиткереп эшлэп килэлэр. Мәдәният. (Слайд 23) Авыл җирлегендә чаралары үткәрү өчен мәдәният йорты, 2 авыл клубы, музей, китапханә эшлэп килэ, аларда 10 кеше хезмәт куя. 2023 ел Татарстанда - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгән иде. Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын барлап һәм саклап “Сөмбелә”һәм “Сужем” халык фольклор коллективлары эшли, алар төрле фестивалләрдә, конкурсларда һәм Сабантуй, Троицкие напевы” бәйрәмнәрендә катнаштылар.Авылдашыбыз-Социалистик Хезмәт Герое А. Ш. Абдреевның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар мәдәният йортында,музейда, китапханәдә, мәктәптә зурлап үткәрелде. (Слайд 24) Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 55 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләп, Әниләр көненә, 8 Мартка, кышны озату, Нәүрүз бәйрәме, Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрелеп тора. Елның иң төп чарасы отчет концерты булды. 2023 елда “Яңа караш” балалар театры берләшмәсе районның 3 «Театраль карусель» фестивалендә катнашты. (Слайд 25) Иске Шәйморза авыл китапханәчеләре дә актив рәвештә төрледән төрле акция һәм конкурсларда катнашып “Рәхмәт хат”ларына, диплом, грамоталарга лаек булалар. “Татарстан Республикасының авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы китапханә” конкурсында җиңү яулавын атарга мөмкин. Моннан тыш, “Мирас” журналы өчен оештырылган “Чүпрәленең милли киемнәре“ күргәзмәсендә, “Мончали укулары”нда актив катнаштылар. Барлык үткәрелгән чаралар да контакт челтәрендә чагылылдырып барыла. Мәдәният хезмәткәрләре Президентның Мәдәни инициативалар фонды конкурсында, Президент грантлары фондында проектлар белән катнашып китапханәчеләр 100 мен гран оттылар. Авылыбызда “Җир һәм кешеләр” музее эшли. Үткән елны музей җитәкчесе- Җаббарова Фаридә Гыйматдин кызы оештыруында хәйриячеләр ярдәме белән 104 сугыш чоры балаларына азык-төлек пакетлары эләшенде. Авыл мәдәният йортында мул табыннар әзерләп очрашу оештырып концерт номерлары куелды. Шулай ук музеенда Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга посылка җибәрү өчен егермедән артык мәрхәмәтле хатын-кызларыбыз 24 кг. кискән токмач әзерләде. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, мәдәният , китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлегендәге барлык эшләрдә дә актив катнашалар. Сәүдә хезмәте. Авыл җирлегендә 6 шәхси кибет авыл халкына хезмәт күрсәтә. Көнкүреш товарлар кайтарылып тора. Кече Шәйморзага атнага бер автолавка тешэ. Авыл хуҗалыгын үстерү. Безнең авыл җирлегендә –7703 га чәчүлек җирләре, 785 җир пае, 167 гектарда шәхси хуҗалык җирләре бар. Барлыгы төрле маркалы 26 трактор, 196 җиңел машина теркәлгән. 20 шәхси эшмәкәр, 52 авылдаш-самозанятый. Алар физик һәм юридик затларга төрле хезмәтләр күрсәтәләр. (Слайд 26) Авыл җирлегенең эшкә сәләтле халкы терлекчелек белән шөгыльләнә. Барлыгы 494 мөгезле эре терлек, атлар 44, сарык-223, кәҗәләр 48 баш, 265 оя бал кортлары. Быел да 93 хужалыктагы -192 сыерга- 693600 сум хэм 45 кэжэгэ-22500 сум , 6 атка- 30 мен субсидия бирелде. Шулай да фермер, гаилә фермалары булдырырга, сыер асрарга теләүчеләр саны азая бара. Авыл кырларында 4300 гектарда үз эшен "АГРО Вест" хуҗалыгы һәм ОАО "Шәймурза авыл хуҗалыгы предприятиесе" алып бара», шулай ук хуҗалык фермаларында 297 баш өре терлек,126 савым сыеры бар. Барлыгы 41 эш урыны булдырылган. (Слайд 27). Авыл җирлеге территориясендә 1 гаилә фермасы һәм 2 КФХ эшли. Анда 596 гектарда җирне Әхтәмов Раил, 580 гектарда Халитов Илдус, шулай ук Идрисова Рамилә 146 гектарда, Алимов Равил- 150 гектарда, Насретдинов Ренат -90 гектарда бөртекле азык һәм күпьеллык культуралар үстерәләр Барлык кирәкле авыл хуҗалыгы техникалары һәм матди ресурслары бар. Авыл җирлегендэ шәхси хуҗалыклардан, 23 сум бәя белән сөт җыела. Ветеринарлар эшчәнлеге. Авылда терлекләрне йогышлы авырулардан саклау максатыннан график буенча эпизоотик чаралар уздырылып тора. Авылда лейкоз һәм бруцеллез, чума авыруларын ачыклау өчен кан анализлары алына.Ясалма орлыкландыру эше оештырылган. Сыерлардан анализга кан алганда малның хуҗасы белән килешү төзелә. Мондый килешүдән башка савым сыерларына субсидия алып булмый. Янгын куркынычсызлыгы. (Слайд 28) Иске Шәйморза авыл җирлегендә «АГРО-Вест» хуҗалыгында ЗИЛ янгын сүндерү машинасы бар (1980 ел)., бер дежур беркетелгән. Янгын сүндерү җиһазлары белән авыл җирлеге тәэмин ителгән Әлегә 38 пожарный гидрант (43-тән) урнаштырылган, аларны янгын сүндерүчеләр планлы рәвештә тикшереп торалар. 2023 елда безнең авылларда торак йорт янмаса да, язын чирәм яндыру очыраклары булды. Хөрмәтле авылдашлар! Ут-күздән саклану өчен газ, электр үткәргечләрне, мичләрнең тартуын даими тикшереп торырга, ут куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк! Иминлек. Авылларыбыз иминлеге темасына килгәндә, кайбер гаиләләр белән тәрбия эшләре алып барылды, совет утырышына чакырылдылар. Төрле хокук бозуларны профилактикалауда хәлиткеч звено булып полициянең участок вәкиле, мәктәп коллективы, ирекле халык дружиналары тора. Иминлек чараларын булдыру максатыннан чыгып плотина тирәсенә тыю билгеләре, авыл активы тарафыннан деҗур тору оештырылды.Иминлек саклау өлкәсендәге эшнең торышы белән җентекләбрәк үзенең чыгышында участок полиция хезмәткәре таныштырып үтәр. 2024 елга планлаштырган эшләр Хөрмәтле авылдашлар. (Слайд 29) 2024 елга Иске Шәйморза авыл жирлеге территориясендэ авыл хужалыгы житештерүчесенең керемен арттыру, халыкнын тормыш конкуреш шартларын яхшырту, гомумән авылның социаль экономикасын үстерү максатыннан чыгып тубэндэге эшлэрне башкарырга планлаштырабыз: 1. Ин мөхим эш ул Иске Шәйморза авылын су белән тәэмин итеп, су кертүне тәмамлау. 2. Кече Шәйморзада электр линияләрен һәм баганаларны алыштыру. 3. Авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, төрледән -төрле дәүләт программаларында актив катнашу. Эш урыннары булдыруга ирешү. 4. Узара салым акчасына авыл урам – юл челтәрен төзекләндерү, урам утларын карап тору, авылларда зиратлар коймасын тоту. 5.Авылны төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту буенча актив эшне дәвам итү. - гомумән алганда эшлисе эшләребез дә бар.. (Слайд 30) Март аенда өч көн дәвамындаРоссиядә президент сайлаулары узачак. Хөрмәтле авылдашлар, бу сайлауда да һәрвакыттагыча актив катнашырсыз дип ышанып калам. Куйган максатларга ирешү өчен авылның матурлыгын, чисталыгын булдыру өчен бергә, бердәм эшләгәндә, барыбыз бергә кайгыртканда гына ирешеп була. Без инде барлык эшләрне дә үзебезнең мөмкинлекләрдән чыгып, сезнең ярдәм белән эшлибез. Шуңа, чыгышымны йомгаклап, барлык эшләрдә актив катнашкан авылдашларга, авылның көн-күрешенә битараф булмаган җирлегебез халкына, рәхмәтемне җиткерәсем килә, чөнки күбегез көндәлек тормышыбызда актив катнаша. Һәм киләчәктә дә бергә бердәм булып эшләрбез дигән өметтә калам. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, ил-көннәребезнең тыныч булуын телим,эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Последнее обновление: 14 ноября 2024 г., 16:08
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Обнаружили ошибку?
Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER