30 августа 1990 года Верховный Совет Татарской АССР принял Декларацию о государственном суверенитете Республики Татарстан. 28 августа библиотекари сельской библиотеки, рассказывали историю принятия суверенитета с использованием электронной презентации.
Коса до сих пор является девичьей красой. Она является символом женственности, красоты и стиля, не зависящего от капризов моды. Девочки с интересом слушали о видах плетения кос, просматривали подходящую литературу. На практике закрепили знание - выбрав себе модель с длинной косой, заплетали ей косы.
Туган –үскән җирләреннән төрле якларга сибелгән авылдашларыбыз, туган авылларына ярдәм итәргә тырышалар. Мәктәпкә, мәдәният йортларына, зиратларга төрле суммада акчалата, яки төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәтәләр. Авылыбызның эшмәкәрләре ярдәмендә дә шактый игелекле эшләр башкарыла: мохтаҗларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына булышу, бәйрәм чаралары уздыру һәм башкасы.
Шундый кешеләрнең берсе –Ульяновск шәһәренең «Взлёт» компаниясе директоры Наиль Алимов. Ул–ачык күңелле, гади, бик мәрхәмәтле, дини, һәрвакыт башкаларга ярдәм итү теләге белән янып яшәүче кеше. Корбан гаете, Рамазан гаете көннәрендә авылга кайтып, үз нәселе әрвахларының рухларын шатландырып, сәдакалар биреп укытуны үзенең бурычы итеп тоя.
Быелгы елның изге Рамазан аенда ул, авылыбызның күрке булган мәчетебезне төзекләндерүгә 900 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Мәчетнең ике катындагы һәм манарадагы тәрәзәләрен яңа пластик тәрәзәләргә алмаштырды, яңа ишекләр куйдыртты.
Изгелек җирдә ятмый диләр. Ә Рамазан ае – шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае. Мохтаҗларга, ятимнәргә, мәчет-мәдрәсәләргә ярдәм итүдә бу айда аеруча зур тырышлык күрсәтелергә тиеш. Шул эшләрне башкаручы кешеләрнең тәне генә түгел, күңеле дә пакьлана, сихәтләнә, иманы ныгый.
Наил Назыймович кебек кешеләр арабызда күбрәк булса иде. Без, Шәйморза халкы, мәчет картлары, аның белән горурланабыз, Аңа олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул – барлык авылдашларыбызга да үрнәк. Наил Назыймовичның эшләгән изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Үзенә, гаиләсенә бәхетле озын гомерләр телибез. Балаларынын игелеген күреп, мәрхәмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын. Шундый ил горурланырлык ул үстергән өчен, Наилнең әнисе – Хисаметдинов Зәкәрия абзыйның кызы Рауза апага һәм мәрхүм әтисе Назыйм абыйга да зур рәхмәт.
Мәсхүт Әбделмәнов, Иске Шәйморза авылы имам-хатыйбы .
Семья – это то, что удержит нас в шторм, Ведь ей не страшны брызги жизненных волн, Укроет от стужи и в дождь защитит. Семья – наша крепость и верный наш щит. Семья – это дети и брачный союз. Что может сильней быть таких прочных уз?