
Гомер аккан су кебек, тормыш елгасы да салмак кына ага да ага. Шулкадәр яшәгән кебек тә түгел, гомер сизелми узды да китте, - диләр 60 ел бергә яшәгән Никифоровлар. Чуваш Шәйморза авылында гомер кичерүче әлеге гаилә дә бер тормыш сукмагыннан 1955 елдан бирле һәркемгә үрнәк итеп атлыйлар. Биш бала үстереп, илгә лаеклы шәхесләр тәрбияләгәннәр. Ике уллары Әфганистан җирләрендә хезмәт иткән, бүгенге көндә дә җитәкче урыннарда эшлиләр. Юлия һәм Александр Никифоровлар бүген уллары белән төп нигездә яши, гаилә учагын тулыландырып, бәйрәм көннәрендә балалар, 10 онык, биш оныкчык кайталар.
-Бала өчен иң яхшы тәрбия- ата-ананың яхшы үрнәге. Сез үз балаларыгыз өчен генә түгел, бик күпләр өчен гаилә ныклыгы өлгесе булып торасыз, -диде район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова. Никифировлар гаиләсенә исә Озынгомерлелек Сертификаты тапшырылды.