Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Иске Шәйморза авыл җирлеге
рус
тат
eng
О ПОСЕЛЕНИИ
Район тормышы
Муниципаль хезмэт
Местный референдум
Авыл җирлеге бюджеты
Административ регламентлар
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ УСТАВЫНА ҮЗГӘРЕШЛӘР
Документлар
Авыл җирлеге эшчәнлеген регламентлаучы документлар
РФ һәм ТР норматив-хокукый актлары
ПРЕСС-СЛУЖБА
ОБРАЩЕНИЯ ГРАЖДАН
ОБРАТНАЯ СВЯЗЬ
Муниципальные образования в составе Дрожжановского муниципального района
Иске Шәйморза авыл җирлеге
2021 елда пенсия тупланмаларын формалаштыру турында.
2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
2021 елда пенсия тупланмаларын формалаштыру турында. 1967 елда һәм аннан соң туган гражданнарның 2002 елдан 2013 елга кадәр, дәүләт ярдәменнән файдалану программасында катнашучылар һәм ана (гаилә) капиталы акчасын пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга юнәлдерүчеләрнең пенсия тупланмалары формалаша. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Гражданнар тупланмаларын формалаштыру һәм инвестицияләү ысулын-иминиятләштерүчене үзләре сайлый, ул Россия Пенсия фонды яисә Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә Россия Пенсия фондына күчү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада (гариза көчәйтелгән квалификацион электрон имза белән имзаланган булырга тиеш) яисә алдан язылу юлы белән Пенсия фондының территориаль органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Болардан тыш клиентлар белән эшләү хезмәтенә нотариуста расланган ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән кеше дә гариза тапшыра ала. Гариза кабул итеп алганда, Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарга тупланган акчаларны инвестиция керемнәрен югалтмыйча 5 елга бер тапкыр күчерегә мөмкин икәнлеген хәбәр итәләр. 2021 елда инвестиция керемен югалтмыйча вакытыннан алда түбәндәге гражданнар гариза тапшыра ала: -2016 елда гамәлдәге иминиятләштерүче пенсия тупланмаларының беренче 5 еллыгын фиксацияләгән гражданнар; - үз тупланмаларын гамәлдәге иминиятләштерүчедә 2017 елдан бирле формалаштыручылар. Күчү турындагы барлык гаризалар буенча пенсия тупланмалары акчалары инвестиция керемнәре сакланган күләмендә күчереләчәк. Акча гариза тапшырганнан соң 5 ел узгач күчерелә. 31 декабрьгә кадәр гражданнар гаризаларында күрсәтелгән иминиятләштерүчене алмаштыра яисә аннан баш тарта алалар, чөнки ел ахырына кадәр Пенсия фондында гаризалар буенча карар чыгарылмый. Моның өчен иминиятләштерүчедән баш тарту яисә аны алмаштыру турында хәбәр итү зарур. Игүтибар! Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына өстенлек бирергә теләүчеләр алдан ук үзләре сайлаган фонд белән мәҗбури иминиятләштерү турында килешү төзергә тиеш. Идарәчел компаниягә күчү өчен килешү төзергә кирәкми. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды яисә идарәчел компанияне сайларга җаваплы һәм һәрьяклап уйлап өстенлек бирергә кирәк. Чөнки сез үзегезнең пенсия капиталыгызны арттыру өчен финанс оешмасы сайлыйсыз, шуңа күрә фондның яисә идарәчел компаниянең соңгы берничә елда эш нәтиҗәләрен өйрәнегез, аларны башкалар белән чагыштырып карагыз. Идарәчел компанияләренең эш нәтиҗәләре белән Россия Пенсия фонды сайтында, “Гражданнарга” бүлегенең “Булачак пенсионерларга” бүлекчәсендә (https://pfr.gov.ru/grazhdanam/pensions/pens_nak/osnov_sved_invest/) танышырга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының эшчәнлеге Россия банкы күзәтчелегендә. Пенсия тупланмаларын Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларда формалаштырган гражданнарга 55 һәм 60 яшь (хатын-кызлыр һәм ир-атлар) тулгач яисә аларның вакытыннан алда пенсия алу хокуклары барлыкка килгәч, тупланма пенсияне алар сайлаган Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды билгели. Үзенең пенсия тупланмаларының формалашуын гражданнар Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта яисә Дәүләт хезмәтләре порталында күзәтә алалар. Пенсия тупланмаларын күчерүдә төгәлсезлекләр булган очракта бу хакта Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә кирә
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2021 ел
Татарстанда яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала
Татарстанда яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала
22
март, 2021 ел
Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде.
Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде. Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы факторлар куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде. “Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин. Тиешле махсус хезмәт стажы тупланган укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат белән шөгелләнүче хезмәткәрләр пенсия алды статусы һәм шуның белән бергә ташламалардан файдалану хокукы алалар.
8
октябрь, 2020 ел
Бүген Кече Шәйморза һәм Чуваш Шәйморза авылларында 60 һәм 65 ел бергә торган парларны котлау
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз