Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Иске Шәйморза авыл җирлеге
рус
тат
eng
О ПОСЕЛЕНИИ
Район тормышы
Муниципаль хезмэт
Местный референдум
Авыл җирлеге бюджеты
Административ регламентлар
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ УСТАВЫНА ҮЗГӘРЕШЛӘР
Документлар
Авыл җирлеге эшчәнлеген регламентлаучы документлар
РФ һәм ТР норматив-хокукый актлары
ПРЕСС-СЛУЖБА
ОБРАЩЕНИЯ ГРАЖДАН
ОБРАТНАЯ СВЯЗЬ
Муниципальные образования в составе Дрожжановского муниципального района
Иске Шәйморза авыл җирлеге
Татарстанда яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала
2021 елның 23 марты, сишәмбе
Татарстанда яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала. Татарстан Республикасында яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Моның өчен өлкән кешенең картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алуы, авыл хуҗалыгында ким дигәндә 30 ел хезмәт стажы булуы, авылда яшәве һәм эшләмәве шарт. Акчага күчереп исәпләгәндә, пенсиягә “авыл” өстәмәсе 1511,12 сум, ягъни 2021 елның 1 гыйнварыннан 6044,48 сумга җиткән фиксацияләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Шунысын искәртү урынлы, пенсионерга 80 яшь тулса яисә ул I төркем инвалид булса, фиксацияләнгән түләү күләме ике тапкырга арттырыла һәм 12088,96 сум тәшкил итә. Ә өстәмә түләү законда каралган фиксацияләнгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1511,12 сумга арттырыла. Авыл җирендә башкарылган эшнең барысы да “авыл” стажына кертелми. Моның өчен хезмәт эшчәнлеге Россия Федерациясе территориясендә (1992 елның 1 гыйнварына кадәр СССР составындагы союздаш республикалар территориясендә) һәм РФ Хөкүмәте раслаган (2018 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 1440 санлы карар) Исемлеккә кертелгән профессияләр һәм хезмәт урыннары кысаларында башкарылган булырга тиеш. Әлеге Исемлеккә 500 дән артык авыл хуҗалыгы предприятияләре, колхозлар, совхозлар, фермер хуҗалыклары профессияләре һәм белгечлекләре кертелгән. Хөкүмәтнең 2019 елның 25 июнендә кабул ителгән 805 санлы Карары нигезендә авыл хезмәтчәннәре пенсияләренең фиксацияләнгән түләүләрен арттыру хокукы бирә торган профессияләр, хезмәт урыннары һәм белгечлекләр исемлеге арттырылды. Әлеге Исемлеккә диспетчерлар, лаборантлар, табиб-эпизоотологлар, ветеринария аптекалары мөдирләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – шәхси эшмәкәрләр дә кертелде. Авыл советларында, поселок кибетләрендә, медицина пунктларында һәм балалар бакчаларында эшләүчеләргә өстәмә түләү бирелми. Әлеге оешмалар колхоз, совхоз яисә крестьян фермер хуҗалыгы составына кергән булса, “авыл” ташламасы ясала. Хезмәт стажын шәһәрдә туплап, хәзер авылда яшәүче пенсионерлар ташламадан файдалана алмый. Ә инде киресенчә, авыл хуҗалыгында эшләп, шәһәргә күченгән пенсионерлар кире авылга яшәргә кайткан очракта гына ташламадан файдалана. “Тиешле эш урыннарында кирәкле стаж туплаган эшләмәүче пенсионерларга өстәмә түләү иминият пенсиясен билгеләгәндә исәпләнә, - дип искәртә Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. – Хәзерге вакытта эшләүче пенсионерларга, эштән туктаганнан соң, пенсияләрен арттыру өчен гариза белән мөрәҗәгать итергә кирәк булачак”. Шунысын да искәртү зарур, “авыл” өстәмәсе алучы пенсионер эшкә урнашкан очракта бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш, чөнки өстәмә түләү бары тик эшләмәүче пенсионерлар өчен генә каралган. Пенсия фонды эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр турындагы мәгълүматларын гражданнарны эшкә алуның икенче аенда гына эшкәртә. Шуңа күрә эшкә урнашу турында вакытында хәбәр итмәгән очракта пенсионерга артык акча түләнә, ул акчаны Пенсия фондына кире кайтарырга кирәк булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2021 ел
2021 елда пенсия тупланмаларын формалаштыру турында.
О формировании пенсионных накоплений в 2021 году
22
март, 2021 ел
Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде.
Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде. Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы факторлар куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде. “Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин. Тиешле махсус хезмәт стажы тупланган укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат белән шөгелләнүче хезмәткәрләр пенсия алды статусы һәм шуның белән бергә ташламалардан файдалану хокукы алалар.
8
октябрь, 2020 ел
Бүген Кече Шәйморза һәм Чуваш Шәйморза авылларында 60 һәм 65 ел бергә торган парларны котлау
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз