Продолжается капитальный ремонт Старошаймурзинского СДК. Рабочие завершили замену кровли. завершаются работы по устройству карнизов. Завозится строительный материал......
В селе Чувашское Шаймурзино началось строительство МФЦ. Завозится строительный материал, выкопана траншея для фундамента. Началась укладка фундаментных блоков.
На территории Старошаймурзинского сельского поселения прошли соревнования "Лыжня Татарстана"
В Старошаймурзинском СДК прошел благотворительный концерт для строительства мечети Джамиг в селе Старое Дрожжаное. Собрано средств в количестве 9820 рублей. Вырученные средства перечислены на рассчетный счет мечети Джамиг
Завершены работы по разбору Чувшаймурзинского сельского клуба. На данном земельном участке будет построен МФЦ.
27 января 2016 года в Старошаймурзинском СП состоялись собрания граждан с участием представителей Дрожжановского района. В 10.00 собрание состоялось в деревне Малое Шаймурзино. На встрече с жителями деревни участвовали руководитель исполкома Дрожжановского района Алиуллов Ш.А. и глава СП Бикчуров И.С.
В 15.00 собрание состоялось в Старошаймурзинском СДК. По пунктам повестки дня собрания выступали:
1. Глава СП Бикчуров И.С. с отчетом о проделанной работе в 2015 году и планах на 2016 год.
2. Участковый уполномоченный полиции, старший лейтенант Чамин И.В. о правонарушениях.
3. Руководитель СХП Абдреев Р.Г. о работе и планах СХП.
4. Директор средней школы Халитов И.А. о работе средней школы.
5. Руководитель исполкома Алиуллов Ш.А. отвечал на вопросы зала и выступил о проделанной работе на территории района и планах на будущее.
Собрание жителей Старошаймурзинского сельского поселения состоится 27 января 2016 года.
10.00 в деревне Малое Шаймурзино здание начальной школы
15.30 в селе Старое Шаймурзино здание Старошаймурзинского СДК
Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
в сельских школах
1-4 классы - 23 C,
5-9 классы - 25 C,
10-11 классы - 30 С.
В Старошаймурзинском СДК состоялся концерт Нияза Жалалова.
Табиб – иң игелекле һөнәрләрнең берсе, чөнки аларның кулында кеше гомере. Элек-электән үк бу һөнәр ияләре хөрмәткә лаеклы, культуралы, укымышлы кешеләр булган. Аларны халык та ихтирам иткән. Махсум Валиуллин шундыйларның берсе.
60 ел элек кышның иң салкын мизгелендә, 1956 елның 2 январендә, Абдулла абый белән Җәүһәрия апа гаиләсендә икенче бала булып, Махсум абый дөньяга килә.
1963-1973 елларда Махсум абый мәктәптә укый, уку алдынгысы була. Үз алдына олы максат куеп, табиб һөнәре сайларга уйлый. Хыялына ирешә дә. 1973 елда ул үз тырышлыгы белән Казан медицина институтының дәвалау бүлегенә укырга керә. 1979 елда аны тәмамлап, Зеленодольск шәһәрендә хирургия буенча интернатура уза. 1980 елда сентябрьдә туган авылына кайта һәм шушы елдан бирле кешеләр сәламәтлеге сагында, хирургия бүлегендә бик күп операцияләр ясап, Иске Шәйморза участок хастаханәсендә хезмәт итә.
Махсум Абдуллович һәрдаим белемен арттырып тора, хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, бик күп Мактау Грамоталары белән бүләкләнә.
1997 елдан районда бердәнбер белгеч: суд-мед-эксперт булып эшли башлый. 2002 елдан – гомумпрактика табибы.
–Әлеге һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме? дигән сорауга, аның җавабы:
–Һич тә үкенгәнем булмады. Кеше гомере–иң кадерле нәрсә. Җирдә шушы гомерне саклау вазифасын үти алуым минем өчен олы вазифа. Минем ярдәм белән якты дөньяда яшәүләрен дәвам итүче авылдашларым бар икән, бу минем өчен бик зур куаныч. Димәк, гомер бушка гына узмаган.
Олы табиб бик бәхетле тормыш кичерә. Янәшәсендә һәрвакыт аңлап яшәүче тормыш иптәше Зөлфиясе бар. 1982 елда башланган уртак тормышның шатлыкларны бергә уртаклашып, кайгыларны бергә күтәреп, 33 ел гомер итәләр, төп нигездә әти-әниләрен, туган апаларын тәрбия кылып яшиләр.
1982 елның 2 январендә, нәкъ әтисенең туган көненә бүләк булып, уллары–Марсель туган иде. Бүгенге көндә ул әти-әнисенең горурлыгы булып, Казан шәһәрендә эшли, оешма җитәкчесе.
Хөрмәтле табибка алда тагын да күп шатлыклар насыйп булсын, балалар бәхете күреп, оныклар һәм оныкчыклар хөрмәте тоеп, Зөлфия ханым белән бергә, озын гомерләр итәргә язсын иде.