По итогам Спартакиады дрожжановские муниципальные служащие заняли 3 место

20 декабря 2016 г., вторник
По итогам Спартакиады дрожжановские муниципальные служащие заняли 3 место

С 16 по 18 декабря 2016 года в г. Казани прошли республиканские  соревнования среди муниципальных служащих РТ по оставшимся 4 видам спорта. Это соревнования по настольному теннису, легкой атлетике, плаванию и шахматам.

Напоминаем, что Спартакиада муниципальных служащих РТ проходит по восьми видам спорта в течение года. После четырех видов спорта (лыжные гонки, волейбол, мини-футбол, бадминтон) команда муниципальных служащих района занимала четвертое место, уступая командам Высокогорского, Тюлячинского, Черемшанского районов. На прошедших соревнованиях по волейболу наша команда заняла 1 место, по мини-футболу – 3 место.

Хорошая подготовка и должный настрой позволило нашей команде  достойно выступить и показать хорошие результаты и по оставшимся четырем видам:

- по плаванию (Даутова Л.Р., Насыбуллин И.Р., Тарнавский Е.А., Сахибуллин И.И.) – 4 место;

- по шахматам (Бикчуров И.С. и Захарова Е.И.) -  3 место;

- по легкой атлетике (Афанасьева А.В., Даутова Л.Р., Мавзютов Л.А, Тугушев А.А) - 3 место;

- по настольному теннису (Хузеев Р.И., Вильданов Р.Р., Патрина Н.П.) – 1 место.

В итоге в общекомандном зачете места распределились следующим образом:

I место – Высокогорский район;

II место – Тюлячинский район;

III место – Дрожжановский  район.

Победители и призеры, как по личным видам так и в командном зачете, были награждены кубками, медалями и дипломами соответствующих степеней.

Поздравляем победителей!

Спартакиадада Чүпрәле муниципаль хезмәткәрләренең җыелма командасы өченче урынны яулады

Спартакиадада Чүпрәле муниципаль хезмәткәрләренең җыелма командасы өченче урынны яулады

Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында оештырылган Спартакиадада гомуми нәтиҗәләр буенча районыбыз җыелма командасы өченче урынны яулады һәм бронза медальләргә лаек булды.

16- 18 декабрьдә Казан шәһәрендә узган муниципаль хезмәткәрләр арасындагы республика ярышларында районыбыз спортчылары дүрт төрдә- өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат буенча яхшы күрсәткечләргә ирешеп үзләренең җитезлекләрен дәлилләделәр. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында мондый ярышлар ел буе дәвам итә һәм анда спортның сигез төре буенча көч сынашу каралган. Моңарчы үткәрелгән чаңгы, волейбол, мини- футбол һәм бадминтон ярышларында гомуми нәтиҗә буенча безнекеләр Биектау, Теләче һәм Чирмешән спортчыларыннан аз гына калышып дүртенче урын белән чикләнгәннәр иде. Соңгы ярышларда спортчыларыбыз волейбол буенча беренче һәм мини- футбол да өченче урынга чыктылар. Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильдановның әйтүенә караганда, счпортчыларыбыз һәр ярышта да үзләренең югары әзерлектә булуын күрсәткән. Йөзү буенча - Лилия Даутова, Ильяс Насыйбуллин, Егор Тарнавский һәм Илсур Сәхибуллин, шахмат ярышларында – Илһам Бикчуров һәм Елена Захарова, җиңел атлетикада – Алена Афасьева, Лилия Даутова, Ленар Мәүҗитов, Алмаз Тугушев, өстәл теннисы буенча Рөстәм Хуҗиев, Руслан Вильданов һәм Надежда Патрина яхшы чыгыш ясаган. Гомуми командалар зачеты буенча Биектау районы беренче, Теләче спортчылары – икенче һәм Чүпрәле районы командасы өченче урынны яулады. Шәхси төр һәм команда зачетлары буенча призлы урыннар алган спортчыларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International