Корбан ни дигән сүз? Аның диндәге хөкеме нинди? Корбан – Аллаһка якынаю һәм Аның ризалыгына ирешү нияте белән чалынган хайван дигән сүз. Акыллы, хөр, мокыйм (сәфәрдә булмаган) һәм дини критерийлар буенча бай саналган мөэмин, Аллаһ ризалыгын алу нияте белән корбан чалып һәм Ходайның Үзенә, һәм дә, матди хәлләре авыррак булу сәбәпле, корбан чала алмаганнарга ярдәм итеп, кешеләргә якыная. Күренә ки, бу бәйрәмнең асылында Хак Тәгаләгә якынаю һәм халык файдасына фидакарьлек кылу төшенчәсе ята.
Корбан кайчан чалына?
Корбан Корбан бәйрәменең беренче, икенче һәм өченче көннәрендә чалына. Шулай да, иң фазыйләтлесе – беренче көнне чалу.
Корбан чалу кемгә тиеш?
Корбан чалу – акыллы, балигъ, дин критерийлары буенча бай саналырлык малга ия һәм мосафир (юлчы) булмаган мөселманга тиеш. Асыл ихтыяҗларыннан һәм бурычларыннан кала 20 мыскал (85 грамм) алтын, я шул кыйммәттәге акча яки малга ия булган кеше дин күзлегеннән бай санала. Андый кешегә Аллаһ нигъмәтләренә шөкер һәм Аллаһ юлында фидакарьлек галәмәте буларак корбан чалу ваҗиб (тиеш).
Корбанны укучы йортларына ятимханәләргә бирергә ярыймы?
Ихтыяҗ булган урыннарга исемеңне атап, бәясен акчалата бирү, һәм корбаныңны алардан чалдыру да дөрес. Хәтта киләчәгебезнең нигезе булган, укучылар тәрбияләнгән йортларга (мәдрәсәләр, интернатларга) корбан акчасын биреп, шунда чалдыру – бик акыллы эш һәм корбанны максималь рәвештә файдалы итеп куллану юлы.
Корбан бәйрәменнән әүвәл, Гарәфә көнне нинди корбаннар чалына?
Нәфел корбаннар, ваҗиб булган нәзер корбаннар, гарәфә көнен дә кертеп, Корбан бәйрәменә кадәр теләсә кайсы вакытта чалына ала. Удхыййә дип аталган ваҗиб корбан исә фәкать Корбан бәйрәменең әүвәлге өч көнендә генә чалына.
Нинди нәфел корбаннар бар?
Боларга ваҗиб корбаннардан тыш, нәфел буларак чалынган барлык корбаннар керә. Гакыйка корбаны (бала туу сәбәпле), Ифрад хаҗы (хаҗны гомрәсез кылу) кылганнарның корбаны, Корбан бәйрәменнән тыш чалынган корбаннар, савабы Расүлебезгә (салләллаһү галәйһи вәсәлләм) яки үлгәннәргә багышлап чалынган корбаннар – һәммәсе дә, нәфел корбан категориясенә керә.
Сарыкны берничә кеше уртак чала аламы?
Сыер белән дөягә җидегә кадәр кеше уртак була алса да, сарык белән кәҗә бер кеше исеменнән генә чалына. Бу хайваннарда уртаклык рөхсәт ителми.
Корбанлык хайванның бәясен аның өлеше белән биреп буламы?
Корбанлык хайван, бәясен исәпләп чыгару максатында, тере килеш үлчәүгә бастырыла ала. Корбан чалу өчен сатып алынган хайванның бәясе, чалынганнан соң, итен үлчәү юлы белән дә билгеләнергә мөмкин. Ләкин кило бәясе төгәл билгеләнергә һәм тире, баш, эчке әгъзаларның кыйммәте, сатучыда кала дип, гомуми бәядән чыгарылмаска тиеш. Шулай ук хайванны чалучы кешегә дә хезмәте өчен корбанның берәр өлешен бирү тыела.
Койрыгы булмаган сарыкларны корбанга чалырга буламы?
Туганда ук койрыксыз туган яки симез булсын өчен койрыклары киселгән хайваннарны корбан итү тыелмаса да, берәр бәла-каза сәбәпле, кыйммәтен киметер дәрәҗәдә, койрыгының тулысы яки яртыдан күбрәге өзелгән хайванны корбанга чалу рөхсәт ителми.
Корбан вәкаләте биреп аны башка кешедән чалдырырга буламы?
Кеше корбанны үзе чала алган кебек, башка берәүгә вәкаләт биреп тә чалдыра ала. Ник дигәндә, корбан ул – мал белән кылынган гыйбадәт. Ә мал гыйбадәтләрендә, мәгълүм булганча, вәкаләт бирү рөхсәт ителә. Корбан чалырга уйлаган кеше вәкаләтен үзе яшәгән төбәктәге берәүгә бирә алган кебек, башка җирдәге бер кеше яки оешмага да тапшыра ала. Вәкаләт телдән яки язмача, я булмаса телефон, интернет, факс һәм башка шуның кебек элемтә чаралары аркылы да бирелергә мөмкин. Корбан чалган яки вәкаләт биреп чалдырган кешегә, ул иттән авыз итү дигән шарт юк. Бу – мөбаһ гамәл. Шулай итеп, кеше үзе чалган ваҗиб корбан итен дә, гарәфә көнне бугазланган нәфел корбанның итен дә ашый ала, әмма ашамаса, бу корбанның дәрәҗәсен төшерми.
Корбан тиресен нишләтергә?
Корбан тиресен берәр фәкыйрьгә я булмаса хәйрия оешмасына тапшырырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.с.) Вәдагъ (Хушлашу) хаҗында, Хәзрәте Галигә, корбанга чалынган дөяләр янында торырга һәм аларның тиреләре белән сыртларындагы җәймәләрен садака итеп бирергә боера. Шулай ук, бу нәрсәләрне чалучыга түләү (хезмәт хакы) итеп бирүдән тыя. (әбү Давыт; Мәнасик, 20). Күренә ки, корбан тиреләрен акчага сату яки корбан чалучыга хезмәт хакы итеп бирү дөрес түгел.
Нәзер корбанының хакын акчалата таратырга ярыймы?
Берәр гыйбадәтне эшләргә Аллаһка сүз биреп, үз өстенә бурыч алган кешенең бу бурычтан котылу өчен нәзерен үтәүдән башка чарасы юк. Шуңа күрә, нәзер корбаны урынына, акчасын фәкыйрьләргә өләшү яки башка берәр изгелек кылу, нәзер бурычын өстән төшерми.
Үлгәннәр рухына багышлап корбан чалу ярыймы?
Һәркем савабын үлгән берәр туганына яки кадерле кешесенә багышлап корбан чала ала. Кеше дөньядан китеп баргач, аның исеменнән сәдака бирү, хаҗ кылу мөмкин булган кебек, корбан чалу да тыелмый. Сөекле Расүлебезнең (с.г.с.) дә корбан чала алмаганнар өчен корбан чалуы мәгълүм. (Табәрани, Мүгъҗәмүл Кәбир, 3/182; Һәйсәми, Мәҗмәгүз Зәваид, 4/23). Хәзрәте Галигә «минем өчен корбан чал» дигән васыять әйтүе, аның үз исеменнән корбан чалынганны яратуын күрсәтә. Шуңа күрә, хәленнән килгәннәргә Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) исеменнән һәр ел берәр куй чалу яки корбанлык сыерның җидедән бер өлешенә уртак булу бик тә мактаулы эштер. Аллаһ Тәгалә безләргә пәйгамбәребез (с.г.с.) өчен корбан чалуны насыйп итсен, безне бу хәерле гамәлдә дәвамлы кылып, Үз ризалыгына ирештерсен. Пәйгамбәребезне д(с.г.с.) бездән разый әйләсен, әһле бәйтенә, сәхабәләренә, пакь хатын-кызларына Аллаһның рәхмәте һәм сәламе ирешеп торсын. Амин. (Тәханәви, Игълә-үс Сүнән, 17/223).
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru