В спортивном зале Старошаймурзинской средней школы состоялся турнир по волейболу памяти героя социалистического труда А.Ш.Абдреева. Болельщики наблюдали ожесточенную борьбу за призовые места среди команд участников. 3 место заняла команда Стародрожжановской СОШ №1, 2 место заняла команда Старошаймурзинского сельского поселения, в упорной борьбе 1 место заняла команда Стародрожжановского сельского поселения. Победители получили почетные грамоты и памятные призы приобретенные на средства ОАО Шаймурзинское СХП им. А.Ш.Абдреева. Все участники и болельщики получили заряд бодрости и хорошее настроение.
Авылга кайткач, бик тә кызыклы чарага – волейбол буенча ярышка килеп эләктем. Ял көнендә нинди ярыш инде ул дисезме? Мәктәбебездә соңгы елларда традициягә әйләнгән волейбол турниры үтә.
Әйе,балаларны тәрбияләүдә традицияләргә нигезләнү – иң уңышлы алымнарның берсе. Шуны истә тотып, 17 апрельдә Иске Шәйморза урта мәктәбендә авылдашыбыз -Социалистик Хезмәт Герое Әбдриев Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир узды. Анда барлыгы 4 команда катнашты: Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары, Иске Шәйморза авылы яшьләре командасы, Иске Чүпрәленең 1нче номерлы мәктәбе уенчылары һәм Иске Чүпрәленең төп волейбол командасы.
Турнир тантаналы рәвештә Россия гимны белән ачылды. Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, спорт комитеты җитәкчесе Руслан Вилданов, “Шәйморза” хуҗалыгы җитәкчесе Әбдриев Р. Ә., авыл җирлеге башлыгы Бикчуров И.С., мәктәп директоры Халитов И.А. уенчыларга үзләренең фатихаларын бирделәр, теләкләрен һәм киңәшләрен җиткерделәр.
Уенның нәтиҗәләре дә озак көттермәде. Алар түбәндәгечә: Иске Чүпрәленең төп волейбол командасы-1 нче, Иске Шәйморза авылы яшьләре командасы-2 нче, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе уенчылары-3 нче урынга лаек булды.
Зәлия Арсланова, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты.