Жительницу села Старое Шаймурзино Дрожжановского района Махмузу Ахтямову поздравили с юбилейной датой-90 летием со дня рождения. Поздравительную телеграмму от Президента РФ и подарок от главы района ей в знаменательный день вручили заместитель главы района Алексей Сарафанов и глава сельского поселения Илхам Бикчуров.
Родилась юбилярша в селе Старое Шаймурзино. С раннего детства маленькой Махмузе пришлось узнать, что такое тяжелый крестьянский труд. С 13 лет она работала на свиноферме. Потом работала санитаркой в сельской больнице.
-Однажды выхожу после ночного дежурства, а на улице все шумят, жители села все на улице. Кто то плачет, кто-то уже прощается со свей семьей, оказалось что началась война. До сих пор эта картина перед глазами стоит,-вспоминает она.
В годы войны её отец, в поисках лучшей жизни перебрался со своей семьей в Чувашию, но Махмузя апа не выдержала, приехала обратно в родное село.
После войны вышла замуж за участника войны Аяза, к сожалению в семье у них не родились дети.
На сегодняшний день она проживает одна. Муж уже умер давно. За ней присматривают родные, одна из них Сания апа Алиакберова. Баню затопят сразу же Махмузу апа приглашают, да и если что-то вкусненькое приготовят делят тоже пополам. Она очень благодарна им, за уход, доброту и помощь.
Хотя и в преклонном возрасте, на здоровье Махмузя апа не жалуется, сама ходит по магазинам и по нуждам в сельсовет. Гости пожелали юбилярше долгой жизни, здоровья и поблагодарили за труд в годы войны.
-Раньше старушки на улице встречаясь спрашивали: «Как дела?», «А как в 17», отвечала другая. Я тогда не понимала как это может быть в таком возрасте как в 17 лет. Оказывается бывает, вот стукнуло 90 лет, а в душе то как в 17,-подшучивает долгожительница. Дай бог, чтоб всегда так и было.
Гулия Фаизова
“Унҗидедә икән күңел",-ди Иске Шәйморза авылыннан 90 яшьлек Мәхмүзә апа Әхтәмова
«Кеше гомерен кеше яшәми диләр. Менә 90 да килеп җиткән. Яшь вакытта күрше карчыклар хәл әхвал белешкәндә «17»,- дияләр иде. Ничек инде ул- 17,- дип хәйран кала идем. Үзем хәзер 90га җиткәч шуны аңладым, 17дә икән шул күңел»,- ди Иске Шәйморзада яшәүче Мәхмүзә апа Әхтәмова.
Иске Шәйморза авылы озынгомерле өлкәннәргә бай, аллага шөкер. Һәркайсы намуслы хезмәт итеп, туган җирендә күркәм гомер юлы кичергән кешеләр алар. Мәхмүзә апа да шуларның берсе. Ишле гаиләдә 12 бала дөняга килә, тик шулар арасыннан исән калучы бердәнбер Мәхмүзә апа була. “Күрәсең, туганнарымның гомерен яшимдер”, ди ул.
13 яшендә дуңгыз караучы булып фермага урнаша. Хезмәтнең оятлысы юк дисәләр дә, ике ел шунда эшләгәннән соң, яшүсмер кыз дуңгыз караучыга бүтән барасы килми. Әтисе аны авылдагы хастаханәгә санитаркага алыгыз әле, дип килә. Биредә Мәхмүзә апа үзен әйбәт кенә күрсәтеп, эшли башлый. Тормышлар җайлы гына бара дигәндә илдә сугыш башлана.
-Исемдә төнге кизүдән чыктым. Урамда бар да чабыша “Сугыш башланган”, дип кычкыралар. Кемдер елый, кемнәргәдер инде озата барырга кәгазь дә килгән, гаиләләреннән аерыласы килми. Әлеге мәхшәр бүген дә булса истә,-ди ул.
Мәхмүзә апаның әтисе әйбәт тормыш шартлары эзләп, күрше Чувашия якларына чыгып китә. Анда урман кисү эшләренә йөриләр алар. Бер ел узганнан соң, Мәхмүзә апа янә авылга кайтырга чыгып китә. Сугыш тәмамлангач, Аяз исемле сугышта катнашкан егеткә тормышка чыгып, гаилә коралар. Кызганыч Ходай аларга уртак мәхәббәт җимешләрен бүләк итми - балалары булмый.
Бүгенге көндә Мәхмүзә апа ялгызы яши. Тормыш иптәше вафатына шактый еллар узган. Сания апа Алиәкбәрова сердәше дә, тәрбиячесе дә аның. Мунча өлгертсәләр, бергәләп керәләр, тәм-том пешсә аны да бүлеп кабалар. Башка туганнары да ташламый, хәл-әхвәлен белешеп торалар. “Ялгызым түгел, аллага шөкер”, дип рәхмәтләрен укый ул аларга. Исәнлеге дә әлегә искитмәле, кибетләргә чыгып йөри, кирәк йомышын башкарырга авыл җирлегенә дә бара.
90 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрне тәбрикләү чараларын быелга Мәхмүзә апа төгәлләде. Аны котларга дип район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр. Россия Президентының котлавын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар. Киләсе елны да исән- имин каршылап, шундый күркәм даталарны районыбызда каршы алырга Ходай язсын дип өлкәннәребезгә, авыр тормыш юлы узган олы буын вәкилләренә исәнлек теләк калабыз.
Гөлия Фәизова