Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов бүген мөхәррәм аеның 26 нчы көнендә (24 августта) Иске Шәйморза авылы мәхәлләсе белән очрашты.
Эшлекле сәфәр күптән түгел билгеләнгән яңа имам-хатыйбның Наил Харис улы Халитовның эшчәнлеге белән танышуны күздә тотты.
Шулай ук, сәфәр кысаларында аңп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин тарафыннан расланган "Нигезләмә" тапшырылды.
Татарстан Республикасында, шул исәптән район, авыл мәчетләрендә нәкъ шушы Нигезләмә буенча гына эш алып барыла. Бу үзенә күрә, дини кагыйдәләр тупланмасы булып тора. Очрашу өйлә намазыннан соң, түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Анда Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова да катнашты. Ул үз чиратында җирлекнең эшчәнлеге мәчет, имам- хатыйбның киңәшләре, тәкъдимнәре белән исәпкә алынып, тыгыз үрелеп барылуын билгеләде. Яңа имам-хатыйб белән дә нәтиҗәле эшчәнлеккә өмет баглады.
Чара кысаларында мәхәллә эшен озак еллар нәтиҗәле алып барган Харис хәзрәткә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт Хаты һәм бүләк тапшырылды.