Халык жыены

12 февраля 2013 г., вторник

Торак пунктларда авыл җыеннары дәвам итә. Аның чираттагысы 12 февральдә, Иске Шәйморза авылында үтте.

Иске Шәйморза  авылында  халык, нигездә, “Шәйморза” хуҗалыгында хезмәт куя һәм шәхси хуҗалыгында терлек асрау белән шөгыльләнә. 2012 елда авылда 27 хуҗалык 4,9 миллион сумлык ЛПХ кредиты алган. Райондагы башка авылларда гаилә фермалары һәм Лизинг-грант программаларында катнашучылар байтак булса да, Иске Шәйморза җирлегендә әлегә андый программаларда катнашырга теләк белдерүчеләр юк.

Җирлек буенча үткән елда авылны төзекләндерү, урам утларын җиһазлау буенча күп кенә эшләр башкарылган. “Шәйморза” хуҗалыгы көче белән авылның Чкалово, XXII  партсъезд урамнарына грунт ташылып, юллар төзекләндерелгән. Әмма бу өлкәдә эшлиселәр байтак әле. Шуңа да елына бер-ике урамны төзекләндерү өстендә эш дәвам итәчәк дип ышандырды җыенда җирлек башлыгы Илһам Бикчуров һәм “Шәйморза” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Әбдриев. Бүгенге көндә Шәйморза участок хастаханәсен төзекләндерү эше башланган. Әлеге эшкә 5 миллион сум акча каралган. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриков үзенең чыгышында агымдагы елның җәендә авыл мәдәният йортына өлешчә төзекләндерү үткәреп, тәрәзәләрне алыштыру мәсьәләсен хәл итәргә ышандырды. Шулай ук, участковыйга авылда халыкны кабул итү өчен бүлмә-йорт төзеләчәге дә искәртелде җыенда.

2013 ел республикада Экология елы дип игълан ителде. Шуңа да авыллардагы чисталыкка агымдагы елда игътибар тагын да ныграк биреләчәк һәм, әлбәттә инде, штрафлары да югары аның. Ә менә авыл урамнарындагы, елга-ерынты буйларындагы чисталык мәсьәләсе ике авыл җыенында да күтәрелде һәм таләпләрнең катгый булачагы да искәртелде.  Иске Шәйморза авылында исә 8 бала туган, 20 кеше вафат булган, бер гаилә теркәлгән.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International