Иске Шәйморза мәдәният йортында үткән иҗади отчет концерты шәйморзалыларның чыннан да мәдәниятле, сәнгатьле булуын да тагын бер кат раслады.
Аларның район, республика күләмендәге уңышлары хакында мәдәният йортының фойесында әзерләнгән күргәзмә сөйләде.
Сәхнәдә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган концерт программасы...
...Авыл халкы тыныч кына яшәп ятканда, кызлар, егетләр берни уйламый яшьлек елларын аулак өйләр уздырып үткәргәндә кинәт сугыш башлана. Иске Шәйморза авылыннан яшьләр, олылар сугышка китә. Репродуктор аша Ливитан тавышы сугышта хәрбиләрнең һәр уңышы хакында хәбәр итеп тора. Тылда калганнар фронт өчен хезмәт куя, кул белән иген чәчә, ура. Ниһаять, сугыш тәмам. Иске Шәйморза авылыннан сугышка киткән 902 кешенең 455енә авылга кайтырга насыйп булмый. Шулай да тормыш дәвам итә. Кичке уеннар, заманча биюләр, гореф-гадәтләр, чыгышлар шулкадәр бер-берсенә бәйләнгән ки, тамашачыга бер мизгелгә дә күңелсезләнергә урын калмый.
–Концертны әзерләгәндә бик күп китаплар, әсәрләр укылды. Шуларның күбесен кулланырга уйладык. Программаны төзегәндә авылыбызның үзешчән шагыйрәсе Гөләндәм апа Фәхретдинованың иҗат җимешләре дә кулланылды. Агымдагы Экология елы уңаеннан язган шигыре дә концерт программасында урын алды. Сәхнәдә яше-карты–бар да үз урынын тапкан. Аеруча, авылның йөзек кашы булган, гореф-гадәтләрне, йолаларны халыкка җиткерүче ролен үтәүче “Сөмбелә” фольклор ансамбленең чыгышлары җылы кабул ителде. Коллектив башкаруында халкыбызның рухи ядкаренә әверелгән, шулай ук, бүгенге җырлар (такмаклар) да яңгырады. Авылларда яз айларында билгеләп үтүче “Боз китү” күренеше бик тә җанлы итеп тасвирланды.