
Файзә апа Бикчурова: Тормыш – мыш тор, дигәнне аңлата
40 елга якын хезмәт стажы булган ветеран фикеренчә “мыш тор!” дигәне “азрак сөйлә, күбрәк эшлә”, “үзең сөйлисе урынга күбрәк башкаларны тыңла” дию икән. Бер ана кочагында ятим калган 6 баланың берсе булган Файзә апа үзе шушы кагыйдәгә буйсынып яшәдеме икән соң? Без аның белән кара-каршы утырып, җайлап-әкренләп кенә 90 яшьлеген билгеләгән ханымның гомер йомгагын сүттек...
Әти-әнисе Хәлимә белән Нәсибулла тугыз балага гомер бирәләр. Ләкин аларның өчесе кыска гомерле булып яшьли үк үлеп китә. Гаиләдә үсүче дүрт ир-малай арасында ике кыз (шуларның берсе Файзә апа), билгеле инде иң көтелгәннәре һәм һәрберсе тарафыннан кадерләнгәннәре булалар.
Файзә Бикчурова 39 ел буена башлангыч сыйныфлар укучыларына белем бирә. Бервакыт аралыгында Иске Шәйморза урта мәктәбендә директор булып абыйсы Зәкәрия Азизов эшли.
Шундый туган җанлы итеп үстергәннәре өчен әти-әниемә зур рәхмәт. Икесе дә бик көчле, акыллы кешеләр иде, мәрхүмнәр, дип әти-әнисен дә искә алды Файзә апа.
Тик әтисе кызының язмышын хәл итүдә, аңа үгет-нәсыйхәт, тормышка юнәлеш бирүдә әлләни катнаша алмый. 1936 елда вафат була. Иң олы абыйлары Зарифны Бөек Ватан сугышына озатулыран да хәтерли юбиляр. Сугыш елларында күргән михнәтләрне дә. Тик ничек кенә булмасын, кешенең моң-зарына карамый бит вакыт –уза да уза. Яшьлек тә үзенекен итә. Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаган Файзә дә яшьлек хялларын тормышка ашыру максатыннан Тәтеш педагогия училищесына укырга китә, аннан дипломлы булып Зур Чынлы авылына кайта, өч ел шушы авылда балалар укыта.
Бу вакытта абыйсы Зыятдинның дусты булган Шәүкәт исемле егет кызны күзләп йөри торган була инде. Озак та үтми өйләнешеп тә куялар. Шәүкәте төскә-биткә бик матур, рәсем ясау остасы, сугыштан кайткан була. Файзә ханым да эшкә Иске шәйморза урта мәктәбенә күчерелә һәм шунда лаеклы ялга чыкканчы хезмәт итә.
Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала туа. Беренче кызы Фәридәсен дә хөрмәтли күрше-тирә һәм Шәйморза авыллары халкы. Чөнки Фәридә ханым Шәйморза участок поликлиникасында 30 елдан артык өлкән шәфкать туташы булып эшли. Улы Фәрите дә Зәкия исемле укытучы кызга өйләнеп, авылда йорт-җир җиткезә. Әмма соңгы елларда гаиләсе белән Ульянга күченеп китә. Гомеренең күп өлеше авылда үткән Фәрит һәм Фәридә әниләренең төп ярдәмчеләре. Чөнки Шәүкәт абый инде гүр иясе. Фәрит әтисе салган авыл өенә ялгап агачтан янкорма төзегән, шунда бөтен уңайлыкларны тудырган –су керткән, юыну бүлмәләре ясап куйганнар. Шәһәрдә эштән туктагач, кире авылга кайтырга исәпләре. Рамиләсе белән Равиле генә авылдан ерактарак яшиләр, шулай булса да кайтып йөриләр, туган нигезне әниләрен онытмыйлар.
Бу көннәрдә үзе укыткан күпсанлы укучыларының да котлавына куанган юбиляр. Моны ул үзен котларга килгән Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуровка да әйтте. Бер укучысы шалтыратканда телефон трубкасын алырга өлгермәгән, шуның өчен Илһам аша гафу үтенүләрен җиткерде ул. Хәер, укучысы да аптырап тормаган, күршеләр аша котлау сәламнәрен ирештергән.
Юбилее уңаеннан тәбрикләргә килгән, бүләк һәм В.В. Путинның котлау открыткасын китергән район башлыгы Марат Гафаровка да Файзә апа шигъри юллар белән: “Бүләк көтми бу күңел. Бу күңел ни көтә? Һәм аңа ни җитә? Бер җылы сүз, наз җитә!” дип рәхмәтләрен ирештерде.
Йөзенче дистәне вакларга алынган ветеран үзен белә башлаганнан бирле район гәзитенә “Туган як”ка да языла икән. Бик күңелле булып китте. Безнең газетадагы мәкаләләр, язмаларга да үз фикерен белдерде әле ул. 8 оныгы, 9 оныкчыгы булган Файзә ханым Бикчурованы очрашуыбыз барышында истәлек өчен рәсемгә дә төшердем. Назларны күп татырга, җылы сүзләрне күп ишетергә насыйп булсын әле, Файзә апа!