Митинг посвященный дню Победы в ВОв

8 мая 2018 г., вторник

В парке победы, возле памятника воину освободителю состоялся Митинг посвященный 73 летию Победы в Великой Отечественной войне. На митинге участвовали учащиеся и учителя средней школы, воспитанники и работники детского сада "Кояшкай", работники всех учреждений,  жители и гости Старошаймурзинского сельского поселения. Основным докладом выступил глава сельского поселения Бикчуров Ильгам Сагитович. Поздравили ветеранов и участников митинга: руководитель ООО Эталон Агро Никитин Сергей Николаевич, ветеран МВД Сатдинов Вазыйх Идиатуллович участник Великой Отечественной войны- Бикчуров Сагит Зайдуллович. Учащиеся средней школы и воспитанники детского сада украсили мероприятие номерами художественной самодеятельности. Минутой молчания почтили память погибщих и умерших участников ВОВ, возложили венки к подножью воина освободителя. 

8  май көнне Иске Шәйморза авылында Бөек Җиңүнең 73 еллык юбилее уңаеннан  тантаналы митинг оештырылды.

Сугышның  беренче  көннәреннән   үк Иске Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы, Кече Шәйморза, Космовский авылларының   ир – егетләре,  кызлары   илне  саклаучылар   сафына  баса.  Яу    кырына   902 кеше  чыгып  китә.  Ир – егетләр  белән беррәттән  бу  көрәштә  курку  белмәс  9 хатын – кызыбыз  да  катнаша.  Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләрдә, 455 авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмый. Алар үз илен, үз халкын, үз якыннарын яклап, киләчәк буынга тынычлык бүләк итеп,  еракта мәңгелек йокыга талганнар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк!

Бу дәһшәтле сугышта 264 гаиләгә якыннарын югалту турында 1әр кәгазь, 73 гаиләгә-икешәр, 11 гаиләгә -өчәр тапкыр килгән. Ә Юнусов Давыт, Валиуллин Сәнәтулла, Җәббаров Шәрипҗан гаиләләре  дүртәр ир балаларын югалталар. Купме нәсел җепләре юкка чыккан бит. Алар  барысы  да   үзләренең  гражданлык  бурычларын   ахырына  кадәр  намус   белән   үтәгәннәр.

Безнең авылыбызда өч  Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Сагит  Бикчуров үзенең сугыш истәлекләре белән уртаклашты.

 

Мәктәп укучылары һәм  Кояшкай балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызның чыгышы белән дәвам итте.

Сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз һәм безнең арабызда булмаган ветераннарыбыз истәлегенә веноклар куелды.

Быел, Бөек Жинунең 73 еллыгы уңаеннан музейда, урта мәктәптә күп чаралар узды, “Үлемсез полк”  акциясенә дүртенче тапкыр кушылып, сугышта катнашкан авылдашларыбызның фотосурәтләре ясалды хэм митингка алып киленде.

Үлгәннәрнең каберен белеп, исәннәрнең кадерен белеп яшик!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International